news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсовта Covid-19 диагнозы расланган

Мөфтинең хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсовта коронавирус диагнозы расланган. Бу хакта Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов температурасы югары күтәрелү һәм авыруга хас башка симптомнар булу сәбәпле, табиб ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Мөфти Covid-19 инфекциясенә тест биргән. Кызганыч, ул уңай нәтиҗә күрсәткән. Хәзерге вакытта Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов Саратов шәһәре хастаханәләренең берсендә дәвалана», — диелә рәсми сайттагы хәбәрдә.

Аның сәламәтлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

«Безнең төбәк имамнары үз компетенцияләре кысаларында эшен дәвам итә», — дип искәртелә хәбәрдә.

Саратов өлкәсе хөкүмәте каршындагы коронавирус инфекциясе таралуга каршы штаб мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә төбәктә инфекция алучыларның лаборатория раслаган 96 яңа очрагы теркәлгән. Covid-19 белән авыручыларның гомуми саны 3 174 булган. Эпидемия башланганнан бирле 1 206 кеше терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100