news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат мөхтәсибәте авыр хәлле гаиләләргә балалар өчен киемнәр тарата

Нурлат мөхтәсибәте ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелә башлаган хәйрия чарасы беренче чиратта яңа туган сабыйларны күздә тота.

Нурлат мөхтәсибәте авыр хәлле гаиләләргә балалар өчен киемнәр тарата
http://dumrt.ru

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Нурлат мөхтәсибәтендә яңа туган балалары булган гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән «Бәхетле бала» хәйрия акциясе дәвам итә. Шушы көннәрдә мөхтәсибәтнең әлеге башлангычына тормышларында төрле авыр хәлләргә юлыккан, балаларына кием-салым сатып алуда финанс кыенлыклар кичерүче гаиләләрнең хәлләрен белү дә өстәлде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нурлат мөхтәсибәте вәкилләре өч гаиләдә булды. Камилә, Кәрим, Җәүдәт исемле балалар яңа киемнәр алды. Өченче гаиләнең аеруча мохтаҗлык кичерүе ачыкланды. Җәүдәтне әнисе берүзе тәрбияли. Киемнәрне кабул итеп алырга ул улы белән чыкты.

Мөхтәсибәт вәкилләре баланың урамда носкилардан гына басып торуын күрделәр. Нәтиҗәдә, гаиләнең фәкыйрьлек кичерүе нәтиҗәсендә киләчәктә һичшиксез ярдәм күрсәтеләчәге ассызыкланды, диелә хәбәрдә.

Мөхтәсибәт хезмәткәрләре район бала тудыру йорты белән элемтәдә торып, бүләкләрне хастаханәдән чыккан көнне үк илтеп тапшыра. Моннан тыш, мохтаҗлык кичерүче балалар өчен дә киемнәр, көндәлек кирәк-яраклар, гигиена әйберләре биреләчәк. Мөхтәсибәт район халкын һәм эшмәкәрләрне «Бәхетле бала» акциясендә актив катнашырга чакыра.

Акциянең дәвамлылыгы вакыт аралыгы белән чикләнмәгән. Әлеге изге эштә катнашырга теләүчеләр, түбәндәге ысуллар белән акчаларын күчерә ала:

  • Сбербанк картасына: 4276 6200 3363 8804 (Нурлат районы имам-мөхтәсибе Әбелханов Наил Бари улы).
  • «Ак барс» банкы картасына: 4000 7934 7620 1266 (Нурлат районы имам-мөхтәсибе Әбелханов Наил Бари улы).


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100