news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам илләрендә мәчетләр ачыла башлады

Коронавирус белән авыручылар саны кимү фонында чикләү чаралары йомшартылу ислам дәүләтләрендә озакка сузылган карантиннан соң мәчетләргә керү мөмкинлеге бирде.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Коронавирус белән авыручылар саны кимү фонында чикләү чаралары йомшартылу ислам дәүләтләрендә озакка сузылган карантиннан соң мәчетләргә керү мөмкинлеге бирде. Бу хакта ИНТЕРФАКС хәбәр итә.

Төркия мәчетләрендә ике ай ярым эчендә беренче тапкыр җомга намазы укылды, дип хәбәр итә Анатолийның яңалыклар агентлыгы. Коллектив догалар тиешле санитар чараларны үтәп башкарылды: намаз укыр алдыннан бина дезинфекцияләнде, ә дин тотучылар дистанцияне үтәргә тиеш иде.

Узган якшәмбедә Иерусалимда әһәмияте буенча өченче торган Әл-Акса мәчете ачылды. COVID-19 пандемиясе сәбәпле, ул 70 көн дәвамында ябык булды.

Иртәнге намазда җиде йөзгә якын мөселман катнашты. Аларга битлек, үз намазлыкларын куллану һәм социаль дистанцияне саклау күрсәтмәсе бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100