news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пасха бәйрәмендә Татарстан чиркәүләрендә янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителәчәк

Дин әһелләре һәм чиркәү хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрделәр.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Пасха бәйрәме алдыннан Дәүләт янгын күзәтчелеге вәкилләре республика территориясендә бәйрәм чаралары узачак 240 чиркәүне тикшереп чыкты.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре янгын куркынычсызлыгы өчен су, янгын сүндерү чаралары, шулай ук электр җиһазларын тикшерде. Шулай ук янгын чыккан очракта чиркәүгә керү һәм эвакуацияләү юлларын карадылар.

Дин әһелләре һәм чиркәү хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрделәр.

Бәйрәм литургиясе үткәрелә торган барлык объектларда Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кизүе оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100