news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама Үзәк мәчете матбугат хезмәткәре илкүләм бәйгедә катнаша

Финалчылар 1 миллион күләмендә премиягә ия булырга мөмкин.

 Түбән Кама Үзәк мәчете матбугат хезмәткәре илкүләм бәйгедә катнаша
tat.e-nkama.ru

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). «Мастера гостеприимства» конкурсында катнашучылар бөтенроссия #Мывместе акциясенә кушылдылар. Алар пенсионерларга ярдәм итәләр, мессенджерларда туристларга ярдәм итү чатлары алып баралар, бушлай онлайн-дәресләр үткәрәләр. Бәйгедә Түбән Кама Үзәк мәчете матбугат хезмәткәре Фәнис Кадыйров катнаша. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Мәчеттә без җәмәгать намазларын әлегә туктаттык, дәресләр һәм вәгазьләрне онлайн режимга күчердек. Көн саен барлык биналарны дезинфекциялибез», — дип сөйли Фәнис Кадыйров.

Волонтер шулай ук аз керемле һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү белән шөгыльләнә. Түбән Кама мәчетенең яшьләр бүлеге мохтаҗ, авыр тормыш хәлендә калган инвалидларга азык-төлек җыелмалары өләште.

Конкурс барышында, катнашучыларның белемнәреннән тыш, кунакчыллык өлкәсендәге авторлык проектлары да бәяләнәчәк.

Нәтиҗәләр буенча 50 катнашучы сайлап алыначак. Аларның 25е Мәскәүнең «Сколково» идарә мәктәбендә махсус белем бирү программасына сертификат алачак. Шул ук вакытта финалистларның барысы да дәүләт хакимияте органнарына, әйдәп баручы компанияләр һәм оешмаларга стажировкага чакыру ала.

Катнашучылар шулай ук Skyeng мәктәбеннән инглиз теле бизнес-курсында, Travel Business School туризм мәктәбендә белем алачак, 1нче Туту.ру сәяхәтләр сервисыннан иң яхшы проектларга ярдәм алачак. METRO Cash& Carry компаниясе аларга 1 миллион күләмендә премияләр тапшырачак.

Конкурс «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100