Лениногорскиның «Ихлас» мәчете вакытлыча ябылган

Мәчет, республикада катгый карантин чаралары кертелү сәбәпле, ябылган.

(Лениногорск, 1 апрель, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорскиның «Ихлас» мәчете вакытлыча ябылган. Бу турыда Вконтакте социаль челтәрендә «Ислам в Лениногорске» төркеменә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.

Мәчет, республикада катгый карантин чаралары кертелү сәбәпле, ябылган.