news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза мөселманнары Татарстаннан Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләрен алды

2000 данәдә китап Пенза өлкәсе мәчетләренә, татар милли оешмаларына таратылачак.

Пенза мөселманнары Татарстаннан Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләрен алды
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казаннан Пенза өлкәсе мөселманнарына Коръәннең татар телендәге «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын 2000 данәдә махсус рейс белән җибәрде.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, китап Пенза өлкәсе мәчетләренә, татар милли оешмаларына таратылачак. Моңарчы китаплар Чувашия Диния нәзарәтенә дә җибәрелде.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы 2020 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча Туган тел елы кысаларында, татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен, максатлы тираж белән чыгарылган басманың яңартылган версиясе булып тора.

Әлеге тиражның гомуми күләме 40 000 данә тәшкил итә. Китап Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дигән мөрәҗәгате белән башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot