news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы 2000 данәдә кабаттан сатуга чыкты

Моңа кадәр чыккан тираж тулысынча сатылып бетте.

«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы 2000 данәдә кабаттан сатуга чыкты
dumrt.ru

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы 2000 данәдә кабаттан сатуга чыкты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр чыккан тираж тулысынча сатылып бетте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән рус телендәге Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр 7 декабрьдә Дагыстан Республикасы мөфтияте ярдәмендә Махачкалада тәкъдим ителде.

Татар телендәгесе белән беррәттән, рус телендәге фундаменталь хезмәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган уртак эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100