news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешен тизләтергә ниятлиләр

Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев мәчет төзелешенә меценатларны җәлеп итәргә вәгъдә итте.

Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешен тизләтергә ниятлиләр
Эльвира Мухаметдинова

(Чаллы, 1 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешен активлаштырырга ниятлиләр. Бу турыда бүген мәчетнең попечительләр советы башлыгы, автошәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Дини комплекс төзелешенә финанс ярдәме фонды директоры Уел Хөсәенов шәһәр администрациясе вәкилләренә һәм журналистларга сөйләгәнчә, хәзерге вакытта мәчет корылмаларының берсенең диварлары өелгән.

«Соңгы этапта 30 миллион сумлык эш башкарылган. Әле бу бөтен чыгымнар да түгел, чөнки эшләрнең бер өлеше хәйриячелек максатыннан башкарыла. Җәмигъ мәчете төзелә башлаганнан алып өченче подрядчы алмашынган, чөнки мәчетнең нигезенә беренче таш 1992 елда ук салынган иде», — диде фонд директоры.

«Җәмигъ» мәчете Татарстанда иң озын мәчет булыр дип планлаштырылган булган. Сызымнар буенча мәчетнең дүрт манарасының икесе 76 метр булырга тиеш. Чагыштыру өчен «Кол Шәриф» мәчетенең манарасы — 58 метр.

Уел Хөсәенов шәһәр мэры өчен булачак мәчетнең беренче каты буенча экскурсия үткәрде. Аның сүзләренчә, быел мәчетнең диварларын өеп бетерү өчен 244 млн сум кирәк булачак.

Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев фикеренчә, бу үз дини кыйммәтләренә хөрмәт белән караулары белән дан тоткан Чаллы һәм Татарстан өчен «күтәрерлек» сумма.

«Күп еллар туктап торган төзелеш мәйданчыгы Чаллы җәмәгатьчелегенең сүзсез шелтәсе кебек күренде. Бу бит дини объект кына түгел, ә шәһәр үзәгенең бер өлеше дә. Азатлык мәйданын реконструкцияләүне төгәлләдек, алга таба барырга вакыт. Без мәчет төзелешенә меценатларны җәлеп итәргә һәм эш темпларын тизләтергә тырышачакбыз», — диде Наил Мәһдиев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100