news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада яңа салыначак мәчет территориясенә истәлек ташы урнаштырылды

Яңа микрорайонда мәчет тә, чиркәү дә төзеләчәк.

Кукмарада яңа салыначак мәчет территориясенә истәлек ташы урнаштырылды
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 1 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмарада декабрь аенда ике тарихи вакыйга булды: яңа салыначак «Фатиха» мәчете территориясенә истәлек ташы урнаштырылды һәм изге Иоасаф Чистопольский храмы төзеләчәк территория аруландырылды. Бу хакта район газетасы яза.

Әлеге чараларда кукмаралылар гына түгел, башка мәхәлләләрдән килгән кунаклар да катнашты.

Халыкны изге эшләргә нигез салыну белән район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара чиркәү округы благочинные протоиерей Сергий атакай, Нырья авылының Космодемьян чиркәве настоятеле протоиерей Леонид Прокопьевлар котлады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100