Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Рекордлы сумма»: Татарстанда юлларны төзекләндерүгә 30 миллиард сум бирелгән
Татарстанда юлларны төзекләндерү эшләре башланды. Быел муниципалитетларның урам-юл челтәрләрен ремонтлауга төп игътибар биреләчәк. Бу эшләргә республика өчен рекордлы сумма – 30 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән.

Республика һәм федераль бюджетлардан бүленә
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләгәнчә, мәсәлән, 2023 елда республика юлларына – 240 миллиард, ә 2024 елда 200 миллиард сумнан артык акча бүленгән иде. Үткән еллар белән чагыштырганда, быелгы 79,2 миллиард сум «азрак» кебек күренә. Ләкин узган елларда М12 югары тизлекле трассасы, Түбән Кама һәм Чаллыны әйләнеп уза торган юл, Алексеевск – Әлмәт түләүле юлы кебек зур объектлар төзелде.

Фото: prav.tatarstan.ru
– Быел без юлларга 80 миллиард сумга якын акча юнәлдерәбез. Моңа өстәп, 36 миллиард сумга исәпләнгән федераль проектлар да бар. Бәлки әле алар 50 миллиард сумга да җитәр һәм быел Сокуры авылын әйләнеп уза торган юлны төзү, М12 трассасының дәвамы булган Казан – Екатеринбург транспорт коридоры булдыруны төгәлләү кебек эшләр максималь дәрәҗәдә башкарылыр, – диде министр.
Бу уңайдан «Идел-Нократ юл идарәсе» җитәкчесе Илдар Минһаҗев Татарстанда М12 трассасын төзүне дәвам итү турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренчә, Чаллыдан Башкортстан чигенә кадәрге араны – М7 трассасы участогын төзекләндерәсе калган. Аннары ул юл Екатеринбургка китәчәк. Бу эшләр 64 процентка әзер инде, быел тәмамларга ниятлиләр. Моннан тыш, Казан – Оренбург автомобиль юлының Лаеш районындагы Сокуры авылын урап уза торган аралыгын (20-43 километрлар) төзекләндерү дәвам итә. «Биредә план 22 процентка үтәлгән, эшләр график буенча бара», – диде Илдар Минһаҗев.

Фото: prav.tatarstan.ru
Начар юллар калмаячак
Шул рәвешле, узган ел республикада төп магистральләрне төзү төгәлләнде, хәзер бөтен игътибар – республиканың урам-юл челтәренә. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сүзләренчә, быел әлеге секторга беренче мәртәбә 30 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. «Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм муниципаль берәмлекләрнең урам-юл челтәрен тергезү һәм үстерү бурычын куйды. Әлеге сумманың 14,5 миллиарды – Казанга, 4,6 миллиарды – Чаллыга, 1,5 миллиарды Түбән Камага бүлеп бирелә, калган барлык муниципаль берәмлекләргә 9,3 миллиард сум каралган. Начар хәлдәге юллар, урамнарның барысын да диярлек ремонтлап, норматив хәлгә китерәчәкбез», – дип белдерде министр.

Фото: © Вла
Зыян күргән юллар ремонтланачак
Узган елларда яңа трассалар төзегәндә төбәк әһәмиятендәге һәм муниципаль карамактагы бик күп юллар файдаланылган, аларның кайбер участокларына зыян килгән.
– Узган ел аларны ремонтлый башлаган идек инде, әмма төп эшләрне 2025-2026 елларда башкарырга ниятлибез, – диде Фәрит Хәнифов.
Министр сүзләренчә, быел юлларны вак таш һәм ком катнашмасыннан торган өслек белән каплау программасы тормышка ашырыла башлый. Аңа 1 миллиард сум бүленгән. 20 районда асфальт түшәлмәгән юлларга капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу программа алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез, диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.
Ул муниципаль юл фондында да быел 1,6 миллиард сум акча тупланганын искәртте. Ул юл хәрәкәте иминлеге программасына – җәяүлеләр кичүе, юл киселешләре төзү, юлларны яктырту һ.б. кебек эшләргә тотылачак.
Надежда Гордеева, tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз