Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Реконструкцияләнгәннән соң, Юнысов-Апанаевлар йорты ишекләрен янә ача
Әлеге 2 катлы йортта көндезге стационар һәм йөрәк-кан тамырлары, тын юллары авыру кешеләрне тернәкләндерү буенча дәвалау бүлеге, травматология пункты халыкка хезмәт күрсәтәчәк
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Зур төзекләндерү эшләре төгәлләнгәнлектән, бүген Казандагы атаклы Юнысов-Апанаевлар йорты (Фатыйх Кәрим ур., 14/67) янә ишекләрен ача. Бу вакыйга шәһәр, Татарстан Хөкүмәте күләмендә махсус билгеләп үтелә: көндезге 2дән соң башланачак тантанада катнашу өчен, легендар йортның бусагасын ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин атлап керәчәк, аларны шәһәрнең Вахитов районы хакимияте башлыгы Руслан Шакиров озатып йөриячәк.
Шәһәр Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлегеннән алынган белешмә буенча, реконструкцияләнгән әлеге 2 катлы йортта көндезге стационар һәм йөрәк-кан тамырлары, тын юллары авыру кешеләрне тернәкләндерү буенча дәвалау бүлеге, тагын 7 нче шәһәр поликлиникасының травматология пункты халыкка хезмәт күрсәтәчәк.
Казан шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү максатчан федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында шәһәр башлыгының 2002 елның 20 маенда чыгарылган «Республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәлен – Юнысов-Апанаев йортын реконструкцияләү турында»гы 759 нчы күрсәтмәсе нигезендә, шушы ук елның декабрендә Идел буе районына караган 3 нче поликлиника биләгән бина Иске Татар бистәсе префектурасына тапшырылган. Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитетының 2006 елның 13 апреленда чыгарылган 216 нчы күрсәтмәсе белән, бина 7 нче шәһәр поликлиникасы балансына күчерелгән.
2006 елдан бирле барган реконструкция эшләре барышында бинаның күпертеп ясалган бөтен үзенчәлекле бизәкләре белән тышкы ягы, балконнары, тимердән коелган капкалары, имән ишекләре, вестибюльдә имән агачыннан эшләнгән баскыч, нимфалар сыннары – һәммәсе дә реставрацияләнгән, төзекләндерелгән.
Җыеп кына әйткәндә, 1887,0 кв.м гомуми мәйдан, 10191,0 куб м гомуми күләм биләгән 2 катлы йортны төзекләндерү-монтажлауга кв.м 47,687 мең сумнан җәмгысе 102 млн. сум акча киткән, җиһазлар сатып алуга – 19,5 млн. сум.
Тарих материалларыннан күренгәнчә, XIX гасырда беренче гильдия сәүдәгәр Гобәйдула Юнысов (ул шәһәр башлыгы, сәүдәгәр һәм нефть заводы, комач фабрикасы тоткан Мөхәммәдрәхим Юнысов улы) тарафыннан «г» формасында бер катлы итеп классик стильдә төзелгән, аннары бина шушы гасыр дәвамында 3 тапкыр, XX йөз башында янә үзгәрешләр кичергән, утар булып үскән.
Еллар узып, затлы сарайга әверелгән йортны 1880 еллар ахырында сәүдәгәр Мөхәммәтбәдретдин Апанаев сатып ала һәм ул шушы йортта ярлыларны бушлай дәвалау кабинеты оештыра, шуннан бирле Апанаевлар йорты тарихы медицина белән аерылгысыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз