news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Реконструкциядән соң Качалов театры бинасы ачылды, беренче спектакльне Татарстан Президенты да тамаша кылды

Татарстанда үзең килерлек һәм кунаклар чакырырлык лаеклы рус театры булырга тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов

 (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Татарстанда үзең килерлек һәм кунаклар чакырырлык лаеклы рус театры булырга тиеш. Бу хакта кичә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры бинасын реконструкциядән соң ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. 

Кичә актерлар берничә елга тәүге тапкыр Михаил Зощенконың "Свадьба" комедиясе белән тамашачылар алдында театрның төп сәхнәсендә чыгыш ясады.  

"Безнең хыялыбыз тормышка ашу - күңелле күренеш. Театрга тулысынча реконструкция ясау турында күптәннән хыялланган идек. Менә без яңа сәхнәдә гаҗәеп спектакль карадык. Хәзер биредә шартлар искиткеч, тавыш яхшы ишетелә. Башка атрибутлар да барлык таләпләргә җавап бирәдер дип уйлыйм. Театр озак елларга эшләнгән. Татарстан - күп милләтле республика, шуңа да бездә лаеклы рус театры булырга тиеш. Без бирегә үзебез дә килә алабыз, кунаклар да чакырырга мөмкин", - дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы спектакльдән соң тамашачыларга.  

Качалов театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Александр Славутский Рөстәм Миңнехановка ярдәм иткәне өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Аның сүзләренчә, Россиянең башка төбәкләре субъект башлыгы тарафыннан мондый мөнәсәбәткә көнләшә генә ала.   "Мин бик бәхетле һәм сөенечем ташып тора, гәрчә бу бик сирәк булса да. Кешеләргә кирәклеген тойган рәссам һәрчак бәхетле. Без реконструкцияне бик озак көттек. Башка төбәкләр безнең кебек яшәми. Әгәр хакимият сәнгатькә акча салып, моны халык генофондына салуны аңлый икән, - ул бары хөрмәткә һәм рәхмәт сүзләренә генә лаек", - дип мөрәҗәгать итте Славутский тамашачыларга һәм ТР Президентына.  

Искәртеп узабыз, драма театры урнашкан бина быел үзенең йөз еллыгын билгеләп үтә. Аны реконструкцияләү ихтыяҗы турында 90 нчы еллар башында ук әйтелә башлаган иде. Реконструкциянең беренче этабы 2000 нче елда башланды.  Реконструкциянең өченче төп этабы 2011 ел ахырында ТР Пезиденты карарыннан соң башланып китте, бу хакта театрга 220 ел тулуга багышланган тантаналы кичәдә игълан ителгән иде. 2012 нче елның май аенда Качалов театры труппасы төп сәхнәдән китеп, ике ел дәвамында үз спектакльләрен бары кече сәхнәдә генә уйнады. Журналистларга Александр Славутский хәбәр иткәнчә, башкарылган эшләрдән соң, театр биләгән мәйдан 80 процентка арткан һәм хәзер 18-19 мең квадрат метр тәшкил итә. Бу шартлар театр территориясендә күптән уйланылган фестивальләрне үткәрү мөмкинлеге бирә. Реконструкцияләүгә барлыгы 1 млрд сум акча киткән, шуның 200 млн. сумы федераль, ә калган өлеше республика бюджетыннан бүленгән.  

"Мондый адымга барган Президентка чын күңелдән рәхмәт бедерәм. Минемчә, без Татарстанда яшәп, ягъни иҗат итеп булу белән горурланырга тиеш", - дип аерым билгеләп үтте Славутский.   Аның сүзләренчә, Качалов театры актерлары агымдагы елның беренче спектакльләрен Камал театры сәхнәсендә уйнаячак, аңа билетлар сатылган инде.   "Биредә безгә ремонт эшләрен ахырына җиткерергә, яңа техниканы өйрәнергә кирәк. Без биредә 2-3 тапкыр үзебезнең "Новоселье в Качаловском" постановкасын уйнап, театрны ничек төзүебезне, ничек яшәвебезне һәм эшләвебезне сөйләячәкбез", - дип вәгъдә итте ул.   

Әйтергә кирәк, республика җитәкчелеге төзекләндерү эшләрен үткәрүдә матди ярдәмнән тыш, В.И.Качалов исемендәге драма театрына "КАМАЗ" һәм җиңел автомобиль дә бүләк итте.   Тантаналы чарадан соң, Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәдәният эшлеклеләре белән дә аралашты. Республика иҗат әһелләре ТР Президентына үз үтенечләрен җиткерде. Республика башлыгы әйтелгән тәкъдимнәрнең күбесен игътибарсыз калдмады.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100