news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Реконструкциядән соң, ике теплоход Казан-Бөек Болгар маршрутына чыгачак

Узган ел “Метеор” тибындагы тизйөрешле ике теплоход үзгәртеп корылган.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда быел реконструкциядән соң ике теплоход Казан-Бөек Болгар маршрутына чыгачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде.

Аның сүзләренчә, хәзер республикада кече елга флоты паркында 17 берәмлек теплоход кына бар, аларның "яше" - уртача 40 ел. 2016 елда “Метеор” тибындагы тизйөрешле ике теплоход яңартылып эшләнгән. Аларның - судно системасының бер өлешен, двигательләрен заманча һәм экономияле MAN двигательләренә алыштырганнар.

“Ел саен елга техникасын файдалану һәм пассажирларны йөртү чыгымнары арта. Мисал өчен, соңгы өч елда дизель ягулыгы 70 процент диярлек артты, - дип билгеләп үтте Сергей Иванов. Бу өлкәгә ярдәм итү өчен, пассажирлар флотын яңарту буенча федераль программа эшләү зарур”.

Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, 2016 елда Татарстанда туристлар агымы 2,9 млн кеше тәшкил иткән. Туризм өлкәсендә хезмәтләр күләме 19,5 млрд сум булган.

2016 елда балалар мәдәни-күңел ачу туризмын үстерү программасы буенча, республика өчен квота тулысынча гамәлгә куелган. “Быел Татарстан бу проектка башка төбәкләрнең укучылары өчен сәфәргә чыгу юнәлеше буларак керәчәк. Бу федераль программа буенча без Росиянең 84 төбәгеннән укучылар кабул итәчәкбез”, - дип ачыклык кертте докладчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100