Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рейслар турында тиешенчә мәгълүмат бирмәгән өчен авиакомпанияләр штраф түләргә мөмкин
Аэропортларда пассажирларга рейслар турында дөрес мәгълүмат җиткермәгән өчен административ җаваплылыкны күздә тота торган яңартылган фракцияара закон проекты бәяләмә өчен Хөкүмәткә кертелгән. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Ярослав Нилов хәбәр итте, дип яза ТАСС агентлыгы.
Документ буенча, Административ хокук бозулар кодексына «Аэропортта пассажирларга мәгълүмат җиткерү буенча таләпләрне бозу» дигән яңа 11.51 маддәсен кертү планлаштырыла. Проект вазифаи затлар өчен 30 мең сум һәм шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен 250 мең сум күләмендә штрафлар билгеләргә тәкъдим итә.
Ярослав Нилов аңлатканча, бүген очышларның гомуми кагыйдәләре генә бар, әмма аларны үтәмәгән өчен җаваплылык каралмаган. Аның фикеренчә, бу җитди җитешсезлек булып тора.
Закон проектының максаты: авиакомпанияләрдә пассажирларга мәгълүмат җиткерүгә, аерым алганда, рейсларны гамәлдән чыгару, утыруга чыгу юлларын яки очып китү вакытын үзгәртү мәсьәләләренә җаваплы караш булдыру, диде ул.
Депутат сүзләренчә, Транспорт министрлыгының пасажирларны йөртү кагыйдәләре тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Әмма, парламентарий өстәп әйткәнчә, объектив һәм субъектив өзеклекләр шартларында еш кына пассажирларның хокуклары бозыла.
Искәртеп үтик, 2025 елның июнендә Дәүләт Думасына азрак күләмдә штрафлар каралган охшаш закон проекты кертелгән иде инде: вазифаи затлар өчен 20 мең сум һәм юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен 200 мең сум. Әмма июль аенда ул беренче укылышта кире кагылды.
Шул ук айда Үзәк Россия аэропортлары эшендә чикләүләр фонында, Мәскәү аэропортларында рейсларны туктатуны да кертеп, авиакомпанияләргә берничә тапкыр расписаниене ашыгыч рәвештә төзәтергә туры килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз