Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Техник төзексезлек сәбәпле, Дүшәнбе - Казан рейсы 11 сәгатькә тоткарланган
Техник төзексезлек сәбәпле, Дүшәнбе - Казан рейсын тоткарлаганнар, дип хәбәр итә Nordwind авиакомпаниясе матбугат хезмәте. Казан аэропорты сайтындагы онлайн-табло расписаниесе нигезендә, самолет 10:10 сәгатьтә очарга тиеш булган, әмма 21:25 сәгатькә күчергәннәр.
«Пассажирларга Федераль авиация кагыйдәләре нигезендә хезмәт күрсәтелә», - дип белдерделәр авиакомпаниядә.
Моннан тыш, пассажирларга компания сайтында яки аэропортның электрон таблосында үзгәрешләрне күзәтеп барырга киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз