Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында 388 берәмлек кар җыю техникасы эшли
Татарстанның төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында хәзер 388 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә хезмәт күрсәтүне 288 машина башкарган, дип хәбәр иттеләр ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Соңгы тәүлектә бозлавык һәм кар көртләре белән көрәшү өчен 3 930 тонна ком-тоз катнашмасы; 86 тонна тоз;
5 тонна тозлы эремә тотылды.
Авиация, су һәм тимер юл транспорты объектларында, шулай ук елга аша күперләрдә һәлакәтләр теркәлмәгән.
Юлларда бозлавык саклана. Машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм куркынычсыз дистанцияне сакларга сорыйлар.
Төбәк юлларында штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, ТР Транспорт министрлыгы Министрлыкның тәүлек буе эшли торган оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итә: (843) 291-91-91.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз