news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Регина Яфарова: Татар милли бизәкле киемне Ирина Шейк кисә, ул дөньяга танылачак

Республика көнендә «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале кысаларында «Татар модасын ничек үстерергә: Фантазия һәм чынбарлык» дигән лекторий узды. Фешен-журналист, заманча татар модасын популярлаштыручы Регина Яфарова татар киемен популярлаштыруга карата үз фикерен белдерде.

Регина Яфарова: Татар милли бизәкле киемне Ирина Шейк кисә, ул дөньяга танылачак

Дизайнерларны танытуга багышланган бик күп материаллар эшлим: интервьюлар да алам, видеоматериаллар, күзәтү ясыйм. Кызганыч, шулар арасында борынын күтәрүче дизайнерлар да бар. Дизайнерларны, брендларны таныткан блогерларга рәхмәт әйтәләр, тик журналистлар турында оныталар. Журналистларның подписчиклары аз, шуңа күрә аларны искә алып торырга кирәкми, диләр микән? Дизайнерлар арасында рәхмәт әйтә белмәү күренеше бар. Мин андый дизайнерлар белән эшләүдән туктыйм.

Минемчә, татар милли бизәге бөтен дөньяга танылырга лаеклы. Мәсәлән, әгәр дә татар милли бизәкле киемне Ким Кардашьян, Ирина Шейк кисә, ул дөньяга танылачак! Әмма бу хәл тормышка аша алмый, чөнки бездә мода индустриясе, шушы бизәкләрне күләмле таныта алучы модельләрнең менеджерлары юк. Мин дизайнерлар белән интервьюлар эшлим һәм аларның киемнәре аша җәмгыятькә нинди файда китерүләре турында сөйлим, ди ул.

Лекторийда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100