Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Регина” кунакханәсеннән 96 кешене эвакуацияләгәннәр
Әлеге хәл Петровский бистәсендә Үзәк урамның 70нче бинасында булган.
(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Көн үзәгендә 112 бердәм экстрен хезмәтенә “Регина” кунакханәсендә янгын чыгуы турында хәбәр килгән һәм 96 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Әлеге хәл Петровский бистәсендә Үзәк урамның 70нче бинасында булган. Кунакханә хезмәткәрләре янгын сүндерүчеләр килгәнче үзлектән 96 кешене чыгарганнар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аңлатуынча, офисның беренче катында кыска ялганыш килеп чыккан, янгын булмаган. Нәтиҗәдә биредә беркем дә зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз