news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Регина Хаҗиева: "Кытайда студент булу җиңелме?" - Удмуртиянең "Яңарыш" газетасы

Кытайга укырга киткән Удмуртиянең Можга шәһәре кызы Кытай студентларының яшәү шартлары белән таныштыра.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ", "Яңарыш", Регина Хаҗиева.) Мин Ижауны бик яратам. Тумышым белән Можгадан булсам да, минем өчен нәкъ менә башкалада күп мөмкинлекләр ачылды. Киләчәктә дә яраткан шәһәремнең үсүен, матурлануын телим. Тик 2015 елда тормышымны төптән үзгәртү, чит илгә китеп яшәү теләге барлыкка килде. Бу хыялымны тормышка ашыру өчен Кытайны сайлавым юкка түгел.

Чит илгә китүемнең тарихы

Узган елның ноябрь ае… Кышка кергәндә башта төрле фикерләр туа. Минем дә үземне башка җирдә, башка мохиттә сынап карау теләгем барлыкка килде. Шундый кичләрнең берсендә ИжДТУның сайтында Кытайның Харбин политехник университетына укырга студентлар җыюлары турында игълан күреп алдым. Әлбәттә, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый иде. Мине укуның тулысынча кытай телендә барачагы турында искәртеп куйдылар. Тик максатыма ирешү өчен бу гына киртә булмады, әлбәттә. Тиз арада тиешле документларны җыя башладым. Бу инглиз телендә үткәрелгән әңгәмәдән соң, иң авыр этап булды. Документлар тапшырылгач, әңгәмәләр үткәрелгәч, билгесезлеккә чорналган көтү мизгелләре башланды…

1 майда мин үземнең Кытай студенты булуымны белдем. Сөенечемнең чиге булмады. Әти-әнием минем туган йорттан еракка, чит илгә чыгып китүемә борчылдылар, шул ук вакытта куандылар да. Үземнең шундый карар кабул итүем турында мин аларга алдан ук әйтеп куйгач, киңәшләрен, хәер-фатихаларын биреп, мине ерак юлга чыгарып җибәрделәр.

Беренче кыенлыклар белән Шереметьево аэропортында очраштым. Биредә теркәлү узу өчен секторлар бик күп, ә билетымда кайсы икәне күрсәтелмәгән иде. Шуңа күрә аэропортта бераз йөгереп йөрергә туры килде. Самолетта Ижаудан бер пар белән таныштым. Алар миңа Кытайга килеп төшкәч, төрле тикшерүләр аркылы үтәргә ярдәм иттеләр, рәхмәт аларга.

Кытайда студент булу җиңелме?

Мин Ижауны бик яратам. Тумышым белән Можгадан булсам да, минем өчен нәкъ менә башкалада күп мөмкинлекләр ачылды. Киләчәктә дә яраткан шәһәремнең үсүен, матурлануын телим. Тик 2015 елда тормышымны төптән үзгәртү, чит илгә китеп яшәү теләге барлыкка килде. Бу хыялымны тормышка ашыру өчен Кытайны сайлавым юкка түгел.

Мин Кытайда яшим

Ниһаять, мин чит илдән килгән студентлар яши торган кунакханәдә. Өстәлемдә — бер кочак дәреслекләр. Барысы да Кытай телендә. Биредә студентлар атнага җиде көн, тәүлегенә 24 сәгать укыйлар дисәм, ялгышмам. Көненә 15 сәгатьне кытай телен өйрәнүгә багышлыйм. Көн саен берничә диктант язабыз. Укытучылар, Кытайда аларны лауши дaиләр, аерым ихтирамга лаек. Алар һәр студентка ярдәм итәргә, кагыйдәләрне кат-кат аңлатырга әзер. Сабырлыкларына таң калырлык.

Көннең һәр минуты бүленгән булса да, кытай мәдәнияте, биредәге тормыш рәвеше белән танышырга тырышам. Урамнар төрле авазлар, татлы исләр, каядыр ашыгучы кешеләр белән тулган. Кытайлыларның Россия халкына мөнәсәбәтләре яхшы. Биредә башкаларның күзенә чалынмый гына үтеп булмый. Беренче көннәрдә текәлеп караган карашлардан оялып, кыенсынып йөрдем.

Шулай ук минем тормышта хәзер аерым урынны… ашау алып тора. Беренче көнне үк җирле халыкның урам уртасында ук ашауларын күреп, исем-акылым киткән иде. Ә баксаң, бу кытай мәдәниятенең бер өлеше икән. Гадәттә ризыкларга авызларны яндыра торган тәмләткечләрне күп итеп салалар монда. Башта без бүлмәдәш кыз белән (ул шулай ук Ижаудан) үзебез күнеккән гади ашамлыклар әзерли торган кафеларны эзләп хәлдән тайдык. Мультиварка сатып алгач, үзебезгә кирәкле азык-төлекне таба алмыйча аптырадык.

Әлбәттә, тора-бара барысына да күнегәсең. Төрле шартларда яшәргә өйрәнәсең. Чынлыкта, Кытайга мин бер күрүдә гашыйк булдым. Һәр иртәдә, тәрәзәдәге челтәрләрне ачып җибәргәч, гаҗәеп мәдәнияте, дөньядагы иң катлау­лы теле булган илдә яшәвемә шатланам. Үзеңне дөньяның һәр почмагында да бәхетле санарга була икән ул. Барысы да бары тик синнән генә тора. Хәзер мин Кытайда Россия яшьләренең массакүләм-мәдәни агымының җитәкчесе урынбасары. Рус телендә аралашучы студентларның тормышын яхшырту — минем бурычым. Бу исә мине тагы да бәхетле итә.

Харбин политехник университетына руслар тарафыннан 1920 елда нигез салына. Ул тимер юл транспорты өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча рус-кытай мәктәбе була һәм безнең илебезнең белем бирү стандарт­ларына нигезләнеп оештырыла. Биредә “Тимер юл төзелеше” һәм «Электр машиналары, машина төзелеше» дигән ике юнәлеш буенча инженерлар әзерлиләр. 1922 елның 2 апрелендә мәктәп Россия-Кытай сәнәгать институты дип атала башлый. Хәзерге көндә университетта 25 меңнән артык студент белем ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100