news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Регенсбург университеты студентлары татар кичәсендә кунакларга өчпочмак пешергән

Германиянең Регенсбург шәһәрендә белем алучы татар студентлары чит ил кешеләрен татар мәдәнияте белән таныштырган.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Германиянең көньягында урнашкан Регенсбург шәһәре университетында белем алучы татар студентлары милли кичә уздырды. Университетта лингвистика юнәлешендә магистратурада укучы Казан егете Илшат Шәрәфетдинов хәбәр иткәнчә, кичәгә чит ил студентлары чакырылган.

“Регенсбург университетының халыкара студентлар берләшмәсе ярдәме белән үткән ел без Россиядән килгән яшьләр бергәләп, рус кичәсе оештырган идек. Быел татар мәдәниятенә һәм Татарстанга багышланган очрашу уздырдык. Мин университетта Казан кызы Зилә Билалетдинова белән танышкан идем. Ул ире, ике баласы белән инде өч ел Регенсбургта яши икән. Бу көннәрдә аңа Кукмарадан туганы – Зөләрә апа кунакка килде. Алар татар кичәсе өчен җитмеш өчпочмак, зур бәлешләр, азу пешерде. Германиядә укучы студентлар - Казан кызы Эльмира Хәбибуллина, Алабугадан Россита Бәшәрова, Мәскәүдән рус кызы Даша Кудрявцева да булышты. Нәтиҗәдә, табынга кыстыбый, кош теле дә өстәлде. Бавариянең татарлар җәмгыятеннән Кәрим Бикмуллин күчтәнәчкә Казан чәкчәге, талкыш кәләвә алып килде. Шулай итеп, чит ил студентлары татарларның яраткан ризыкларыннан авыз итә алды. Һәм, әйтергә кирәк, бик яраттылар, пешерүчеләргә, күчтәнәчләргә рәхмәт белдереп, берничә минут алкышлап басып тордылар”, - дип сөйләде Илшат Шәрәфетдинов.

Кичәдә Германия, Ирландия, Испания, Италия, Әрмәнстан, Сирия, Польша, Чехия, Франция, Болгария, Венесуэла, АКШ кебек илләрдән студентлар җыелган.
 
"Мәдәни программада татарларның тарихы, Татарстанның бүгенге казанышлары, татар милли мәдәнияте, традицияләре, бәйрәмнәре, Сабан туе турында сөйләдек. Татарлар тарихына багышланган викторина үткәрдек, Татарстан сурәтләнгән “магнитик”лар бүләк иттек. Сабан туенда популяр ярышларның берсен – катыктан авыз белән тәңкә эзләү ярышын да оештырдык. Кичә бик күңелле узды. Татар дигәч, чит ил кешеләре татар соусын, татарча пешерелгән итне беләбез диләр. Ләкин чынлыкта ул ризыклар безнеке түгел бит. Без чит ил яшьләренә татарлар турында сөйләп, милли традицияләребезне күрсәттек”, - дип куанычын белдерде Илшат.
 
 
 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100