Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Стрела-Ак Барс» һәм «Енисей-СТМ» регбичылары Россия чемпионаты ярымфиналында очраша
«Стрела-Ак Барс» һәм «Енисей-СТМ» командалары арасында регби буенча Россия чемпионатының ярымфинал матчы бүген, 11 октябрьдә, Красноярскида узачак. Уен Мәскәү вакыты белән 11:30 сәгатьтә башлана.
Беренче очрашу 4 октябрьдә Татарстан башкаласында узды һәм казанлыларның 30:13 исәбенә җиңүе белән тәмамланды.
«Стрела-Ак Барс» даими чемпионатны өченче урында тәмамлады: 12 матчта тугыз тапкыр җиңде, бер уен тигез исәпкә тәмамланды, алты бонус һәм 44 очко туплады. Даими чемпионатның соңгы матчында казанлылар Мәскәүнең «Слава-МАР» клубын 39:3 исәбенә отты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз