news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Референдум көнне Мөслимнең үзәк мәйданында бәйрәм ярминкәсе оештырылды

Ярминкәдә кырыкка якын сәүдә ноктасы эшли.

(Мөслим, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Мөслим", Фәридә Гайнетдинова). Мөслим районында үзара салым җыю буенча референдум көнендә бәйрәм ярминкәсе оештырылды. Ярминкәдә кырыкка якын сәүдә ноктасы эшли. Бу хакта "Мөслим" газетасы хәбәр итә. 

“Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмалары терлек ите, ашлык, печән һәм салам белән сату итәләр. “Шиһапов”, “Бәширов”, “Хәмәдишин”, “Хөснуллин, “Габидуллина” фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәр “Ибраһимова” сатып алучыларга терлек һәм каз ите, сөт ризыклары тәкъдим итә. Күрше районнардан килгән шәхси эшмәкәрләр балык, бал, казылык һәм сыр, камыр ризыклары һәм кием-салым сата.

"Мондый ярминкәләрдә бик теләп катнашабыз. Райондашларыбыз сөт-эремчекләребезне бик яратып алалар. Корт һәм каймакны да үз итәләр. Районда үткән ярминкәләрдә генә түгел, Яр Чаллыда узган ярминкәләрдә дә бик теләп катнашабыз. Хәзер инде үзебезнең сатып алучыларыбыз да бар, без килгәнне көтеп торалар", – ди сөт ризыклары белән сату итүче “Габидуллина” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәзинә Габидуллина:

"Район үзәгендә яшәүчеләр өчен бик кирәк. Итен, ашлыгын шушы ярминкәләрдә алып калабыз. Бүген менә ит белән икмәк алдым. Ярминкәгә алып килгән итнең сыйфаты яхшы, бәясе дә берникадәр очсыз була. Бүген товар ассортименты төрле, бай. Шуңа күрә ярминкәләргә һәрвакыт бик теләп киләбез", - диде Мөслимдә яшәүче Мәхмүт Вәлиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100