Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә районында Идел буе Болгар дәүләте чорына караган көмеш бөтиләр табылган
Татарстанның Минзәлә районында археологлар Идел буе Болгар дәүләте чоры зәркән сәнгатенең сирәк үрнәкләрен – IX гасыр ахыры – X гасыр башына караган көмеш бөтиләр тапкан. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Табылдыклар югары пробалы көмештән ясалган ике сантиметр зурлыгындагы кечкенә тартмалардан гыйбарәт.
Бөтиләр кечкенә шарчыклар һәм филигрань - урта гасыр осталарына хас нечкә техника белән бизәлгән. Мондый эшләнмәләр бик тә сирәк очрый: элегрәк аларның берничә тиңдәше генә табылган: икесе - Биләр шәһәрлеге территориясендә һәм тагын берсе Пенза өлкәсенең Золотарево шәһәрлеге янында.
Фото: © https://t.me/OKN_Tatar
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз