news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Редакция почтасыннан//БЕР УРЫНДА ТАПТАНМЫЙЧА//3 март, №9

Редакция почтасыннан//БЕР УРЫНДА ТАПТАНМЫЙЧА//3 март, №9

Галим Равил Рахманиның, чын әти үрнәге күрсәтеп, кызы Сәрия хакына Казаннан Мәскәүгә күченеп китүе турында мактау сүзләре йөри.

Әнә ул, Газиз Айдарский дигәч — Сара Садыйкованы, Сара Садыйкова дигәч Әлфия Айдарскаяны искә төшерүче кичәне хөрмәтләп, баласы белән тарихи Әсәдуллаев йортына урнашкан Татар милли-мәдәни мохтәриятенә килгән.

Хәзер Равил Рахмани Татарстанның Россия башкаласындагы вәкаләтле вәкиллегендә эшли. Ә Сәрия Чайковский исемендәге консерватория каршындагы махсус урта үзәк музыка мәктәбенең фортепиано бүлегендә дөньяга билгеле әрмән мөгаллиме Александр Мндоянц җитәкчелегендә 5нче сыйныфта укый.

Бер урында таптанмыйча, үсеш баскычыннан югарыгарак күтәрелергә теләп, алар Мәскәүгә берничә ел элек сукмак салганнар. Күңелдәге матур уйны сүздә генә калдырмыйча, үз вакытында тормышка ашырырга ниятләп, фатир өчен ай саен зур акча түләп, якты максатларын чынбарлыкка әйләндерергә керешкәннәр.

Казанда Татарстанның иң сәләтле балалары арасында үзен таныткач, Сәрия Рахмани Мәскәүдә узган Россия күләмендәге конкурста тәүге тапкыр 8 яшьтә катнашкан. Атаклы дирижер Фуат Мансуров җитәкчелегендәге оркестрга кушылып, Берковичның беренче концертын уйнаган. Хезмәткә бәя бирүче таләпчән сәнгать осталарын таң калдырып, Мәскәүгә бушлай музыкаль белем серләрен үзләштерергә чакыру алган.

Шул чакта үзендә яшәү урынын үзгәртерлек көч табып, галим Р.Рахмани хисчән, максатчан кызына аталарча теләктәшлек күрсәткән.

— Үзәк музыка мәктәбендә дөньяның күп илләреннән җыелган балалар укый. Фортепиано классында, мәсәлән, Кытайдан, Америкадан, Испаниядән килүче замандашлар белән бергә белем алабыз, — ди Сәрия.

Хәмзә Бәдретдинов.

Мәскәү.

news_right_1
news_right_2
news_bot