news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Red Bull Air Race авиашоуы Татарстанда үтәргә мөмкин

Татарстан Президенты Red Bull Air Race авиашоуын оештыручылар белән очрашты.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”) Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Red Bull Air Race авиашоуын оештыручылар белән очрашты. Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Президентның ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казан хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Red Bull Air Race - аэроакробатика буенча популяр халыкара ярыш, ул 2003 елдан дөньяның төрле илләрендә үткәрелә. 2016 елда югары пилотаж ярышлары Берләшкән Гарәп Әмирлегендә, Австрия, Япония, Венгрия, Бөекбритания, Германия, АКШта узган.

Татарстан Президенты белән очрашуда бу ярышларны оештыручылар аны республикада да үткәрү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot