news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рецептсыз дару саткан өчен штраф салырга тәкъдим иттеләр

Даруларны рецептсыз саткан өчен фармацевтлар һәм даруханә хуҗаларына штраф сала башларга мөмкиннәр. Шул турыдагы закон проекты депутатлар һәм сенаторлар тарафыннан Дәүләт Думасына кертелгән. Бу хакта документ авторы, сенатор Ирина Рукавишникова хәбәр итте.

Төзәтмәләрне Административ хокук бозулар турындагы кодекска кертергә тәкъдим ителә. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

«Төп үзгәрешләр фармацевтлар эшенә кагыла, еш кына алар законны боза һәм препаратларны рецептсыз сата. Элек законсыз сәүдә өчен җитәкчене җаваплылыкка тарталар һәм даруханә челтәрен вакытлыча ябалар иде. Ул вакытта бизнес та, бигрәк тә авыл җирлекләрендәге сатып алучылар да зыян күрә иде. Хәзер андый фармацевтларга катырак җәза биреләчәк», - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Аларга 10 000 сумнан 20 000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк, яки алты айдан алып бер елга кадәр даруханәдә эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм калырга туры киләчәк, дип аныклады ул.

Шәхси эшмәкәрләр өчен 50 меңнән алып 100 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 150 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф билгеләргә тәкъдим ителә.

Рукавишникова аңлатканча, закон проекты авторларын статистика сагайткан. Россиядә соңгы 13 елда «дару наркоманнары» саны өч тапкырга диярлек арткан. Еш кына психика өчен куркыныч препаратлардан бәйлелектән үсмерләр һәм яшьләр интегә, һәм, кагыйдә буларак, алар авыр наркотикларга күчә, дип нәтиҗә ясады сенатор, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100