news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү өлкәсенә пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында сигез яшьлек бала һәлак булган

Кичә Мәскәү өлкәсендә, пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында янгын чыгып, сигез яшьлек кыз һәлак булган. Бу хакта төбәк башлыгы Андрей Воробьев хәбәр итте.

«Раменскоеда, пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында янгын чыгып, 8 яшьлек кызның гомере өзелде. Бу вакытта ул өйдә әбисе белән булган, хатын-кыз зыян күрмәгән», - дип язган Воробьев социаль челтәрләрдә.

Искәртеп үтәбез, кичә Мәскәү өлкәсендә пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында 16 кеше зыян күргән. Алар төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләр табибларның даими күзәтүе астында.

news_right_1
news_right_2
news_bot