Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Лада» һәм йөк автомобиле катнашындагы авариядә дүрт кеше һәлак булган
Татарстанның Сарман районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән, алар арасында бер бала да бар.
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, авария Чаллы – Сарман трассасының 30нчы чакрымында, Шыгай авылы янында килеп чыккан. Анда Volvo йөк машинасы һәм «Лада Икс Рей» җиңел автомобиле бәрелешкән.
Җиңел автомобильдә 5 кеше булган. 13 яшьлек кызны Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр, баланың хәле авыр дип бәяләнә. Җиңел автомобиль, каршы як полосага чыгып, йөк машинасы белән бәрелешкән дип фаразлана.
Әлеге факт буенча прокуратура тикшерү үткәрә. Авария урынына Сарман районы прокуроры Алексей Панишев килгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз