Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Туапсега пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә ике кыз һәлак булган, зыян күрүчеләр дә бар
Туапсега пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә ике кыз һәлак булган. Бу хакта Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр итте.
«Соңгы мәгълүматлар буенча, җимерекләрне аралагач һәм экспертлар эшеннән соң, ике кызның мәете табылды. Һәлак булучыларның берсенә - 14 яшь, икенчесенең шәхесен ачыклыйлар», - дип сөйләде губернатор.
Моннан тыш, Туапсега дошман һөҗүме нәтиҗәсендә тагын берничә кеше зыян күргән. Алар арасында ир-ат, балигъ булмаган бала һәм өч хатын-кыз бар, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Элегрәк Кондратьев Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә 30 торак йорт зыян күрүе турында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз