news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Реальное время»ның элеккеге баш мөхәррире Сергей Кощеев махсус хәрби операциягә китте

«Реальное время» интернет-газетасының элеккеге баш мөхәррире Сергей Кощеев махсус хәрби операциягә китте. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га «Реальное время» медиакомпаниясе директоры Анна Саушина раслады.

Ул билгеләп үткәнчә, Кощеев махсус операция зонасына бару теләге турында 2022 елда белдергән.

«Сергей Кощеев күптән махсус хәрби операциягә китәргә теләгән иде. Күрәсең, хәзер аның шундый мөмкинлеге барлыкка килгән», - диде ул.

Кощеев 1 ай элек сайлап алу процедурасын үтә һәм 28 июньдә Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзи. Бүген Казан журналисты хезмәт урынына китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100