news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Реал" футбол командасы икенче ел рәттән Чемпионнар лигасында җиңү яулады

Мадрид командасыннан ике голны Криштиану Роналду кертте.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). "Реал" футболчылары Чемпионнар лигасының финалында "Ювентус" командасын отты – 4:1. Испания командасыннан ике голны Криштиану Роналду кертте.

Шулай итеп, "Реал" Чемпионнар лигасын ике ел рәттән откан беренче команда булып танылды. Хәтерләсәгез, узган сезонда финалда ике Мадрид клубы – "Реал" белән "Атлетико" очрашты һәм пенальти сериясендә "Реал" җиңү яулаган иде.

"Мин бу команданың бер өлеше. Уңышның нигезе, бу сезонда һәр уенчының үзен мөһим икәнен аңлап эш итүе, һәрберсенең үзеннән зур өлеш кертүе. Бер-береңне аңлау, тырышлык һәм талант булганда, уңышка мөмкинлекләр дә арта", – диде "Реал"ның баш тренеры Зинедин Зидан уеннан соң. Бу хакта УЕФАның рәсми сайты җиткерде.

Футбол. Чемпионнар лигасы. "Ювентус" (Турин, Италия) – "Реал" (Мадрид, Испания) – 1:4 (1:1).
0:1 – Роналду, 20
1:1 – Манджукич, 27
1:2 – Касемиро, 61
1:3 – Роналду, 64
1:4 – Асенсио, 90.

news_right_1
news_right_2
news_bot