Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Реактор» командасы Омскига «Ястреб» белән уйнарга килде
Александр Соколов спортчыларының тренировкасы бүгенгә билгеләнгән
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Бүген Түбән Каманың “Реактор” хоккейчылары Яшьләр хоккей лигасы чемпионаты конференциясе чирек финалга чыгуга ирешү өчен Омскига килде. Иртәгә Түбән Кама хоккейчылары “Омские ястребы” белән уйнаячак.
Александр Соколов спортчыларының тренировкасы бүгенгә билгеләнгән. Матчлар 18-19 мартта Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә түбәнкамалылар матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, Түбән Кама командасы күчмә матчларга түбәндәге составта китте: капкачылар Иван Федотов, Александр Енюшин һәм Гадел Сибгатуллин; сакчылар Александр Брит, Александр Брынцев, Антон Кудрявцев, Илнур Сәетов, Егор Сорокин, Алексей Тихонов, Михаил Тихонов, Камил Фазылҗанов һәм Ринат Шәфигуллин; һөҗүм итүчеләр Дмитрий Климашов, Максим Кутявин, Андрей Мнихович, Денис Ляпустин, Игорь Макаров, Айрат Мурзин, Сергей Павлов, Антон Пачин, Рамиль Талипов, Александр Тимирев, Валерий Ткачев, Рафаэль Шәкүров һәм Илдар Шиксатдаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз