Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Реактор" хоккейчылары финал сериясенең икенче матчында да оттырды
Бүгенге матч кунакларның зур өстенлеге белән төгәлләнде.
(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Түбән Каманың "Реактор" командасы Яшьләр хоккей лигасының Харламов кубогы финал сериясендә "Красная Армия" командасына каршы икенче уенда да оттырды. Исәп – 1:6.
Бүгенге уенда "Реактор" кунакларга җитди каршылык күрсәтә алмады – "Красная Армия" хоккейчылары беренче периодта кичәге матчта өч алка керткән Семен Кошелев тырышлыгы белән исәпне ачты, икенче өлештә җавапсыз тагын 4 алка кертте. Өченче период башында исәп кунаклар файдасына – 6:0 иде инде. "Реактор" уен төгәлләнергә берничә минут кала гына бер алка кертә алды.
Финал сериясе Мәскәүгә күченә – дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк финалның өченче һәм дүртенче матчлары 21 һәм 23 апрельдә уза.
Яшьләр хоккей лигасы. Харламов кубогы. Финал. Икенче матч. «Реактор» (Түбән Кама) – «Красная Армия» (Мәскәү) – 1:6 (0:1, 0:4, 1:1).
0:1 Кошелев (Макеев, Кузьменко, 09:30)
0:2 Кузьменко (Кошелев, 26:01)
0:3 Кузьменко (Чмыхов, Квартальнов, 27:37)
0:4 Квартальнов (Кошелев, Луговяк, 33:04)
0:5 Карнаухов (Силаев, 33:48)
0:6 Силаев (Карнаухов, Подлубошнов, 53:07)
1:6 Чабатов (56:58).
Сериядә исәп: 0 – 2 (4:7; 1:6).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз