news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсе Диния нәзарәте махсус операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде

Пенза өлкәсе Диния нәзарәте махсус операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде
Фото: Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте

Пенза өлкәсе мөселманнары Төбәк Диния нәзарәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Шушы көннәрдә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен – өс һәм аяк киемнәре, гигиена кирәк-яраклары һәм башка әйберләр озаттылар, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте.

«Гуманитар ярдәм җыюда, тартмаларга тутыруда, төяп җибәрүдә һәм махсус хәрби операция зонасына илтүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм. Геройларыбыз өчен безнең ярдәм бик тә мөһим. Аларга булышлык күрсәтүебезне һәм көчебездән килгәннең барысын да эшләвебезне дәвам итәчәкбез», – дип искәртте Пенза өлкәсе мөселманнары Төбәк Диния нәзарәте мөфтие Әбүбәкер хәзрәт Юнкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot