news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Разведчик Исхак Әхмәровның кызы Тулы вәкаләтле вәкиллеккә аның шәхси әйберләрен тапшырды

Разведчик Исхак Әхмәровның кызы Тулы вәкаләтле вәкиллеккә аның шәхси әйберләрен тапшырды
Фото: Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге

Легаль булмаган танылган совет разведчигы — полковник Исхак Әхмәровның кызы Екатерина Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды. Ул Татарстан вице-премьеры — Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга әти-әнисенең шәхси әйберләрен тапшырды. Алар аның әтисенә багышланган экспозициянең бер өлеше булачак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әни һәрвакыт «күләгәдә» булды, әмма әтинең уңышының яртысы — әнинең казанышы», — дип ассызыклый Екатерина Әхмәрова.

Ул разведчикныкың кечкенә күн чемоданына үзенең әнисе — АКШ коммунистлар партиясе лидеры Эрл Браудерның туганы, америкалы Хелен Лоуриның ике күлмәген салган. Әхмәровның легаль булмаган эше вакытында ул аның хатыны һәм көрәштәшенә әверелә.

Исхак Әхмәров Америка Кушма Штатларында яшерен рәвештә 1935 елдан алып эшли. Ул Советлар Союзына Япония тарафыннан янаган хәвефне бетерүгә юнәлдерелгән «Кар» операциясен шәхсән үзе эшли. Разведчикның исемен үлеменнән соң 25 ел үткәч кенә ачканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot