news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә 35 ел элек вафат булган разведчик Ибраһим Аганинны искә алдылар

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре Ибраһим Аганинны искә алу чарасы уздырды. Ибраһим Аганин (1923-1987) – Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар структурасына кергән һәм фронт аръягында эшләгән легендар разведчикларының берсе. Вәкиллек шул турыда хәбәр итә.

Ибраһим Аганин Мәскәүнең иң борынгы некропольләренең берсендә – Данилов зиратында җирләнгән. 18 ноябрьдә аның вафат булуына 35 ел тулды.

Ибраһим Аганинны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Илдар Мөхәммәдьяров, разведчикның туганнан туган якыннары Галина Авдеева һәм Айдар Аганин, шулай ук Тулы вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләре искә алды. Легендар разведчикның туганы Айдар Аганин – Россия Тышкы эшләр министрлыгының Тышкы сәяси планлаштыру департаменты директоры урынбасары вазифаларын башкара.

Ибраһим Аганин исәбендә фаш ителгән берничә йөз агент һәм җәзалаучы, кыр полициясенең яшерен хезмәткәре бар. Сугыш елларында ул берничә тапкыр уңышсызлыкка очрый, ләкин разведчикның сәләте һәм уңыш аңа фаш ителмәскә ярдәм итә. Ул вакытта аның яше 20 яшьтән бераз күбрәк була.

2023 елда Ибраһим Аганинның тууына 100 ел тулачак.

70 елдан артык Ибраһим Аганин турындагы материаллар «совершенно секретно» грифы астында сакланган. 2016 елда Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән «Вианж Продакшн» кинокомпаниясе «Ибраһим Аганин. Война за линией фронта» дип исемләнгән документаль фильм төшерде. Ә махсус хезмәтләр тарихчысы Николай Лузан рус һәм татар телләрендә «Ибраһим Аганинның өч гомере» дигән китабын язган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100