news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Разил Вәлиевнең туган авылы Ташлыкта юбилей кичәсе булды

«Бер генә теләгем - авыл балалары туган телләрендә сөйләшсен, телебезне онытмасын иде», - диде шагыйрь.

Разил Вәлиевнең туган авылы Ташлыкта юбилей кичәсе булды

Түбән Кама районы Ташлык авылында язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССР һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең юбилей кичәсе булды.

«Гомерем гел сораулардан тора, күбесенә җавап бетереп тә булмый. Үз-үземә: «Киләчәктә нәрсә эшләргә җыенасың?» - дигән сорау бирер идем. Күп кешеләргә булышуым турында әйттеләр. Әгәр авыл халкы, республика җитәкчеләре булмаса, бу эшнең берсен дә башкарып чыгып булмас иде. Авылыбыз шулкадәр матур. Бер генә теләгем - авыл балалары туган телләрендә сөйләшсен, телебезне онытмасын иде», - диде кичәдә Разил Вәлиев.

Чарада шагыйрьнең дуслары, якыннары, хезмәттәшләре, авылдашлары катнашты. Кунаклар арасында шагыйрьнең классташы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев һ.б. бар.

Шагыйрьнең якташлары аның шигырьләрен, җырларын башкарды.

«Разил абыйның сәламәтлеге какшап киткәч, авыл халкы дога кылды. Алланың рәхмәте, үзе җиткезгән бинасында бүген юбилей кичәсен үткәрә. Мәчеттә кылынган догаларыбыз барып җитте, шөкер», - диде юбилярны котлап Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов.

news_right_1
news_right_2
news_bot