Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Разил Вәлиев җырлар иҗат итү турында: Минем рухыма туры килә торган композиторлар бетте
«Иң актив эшләгән композитор Рәшит Абдуллин булды. Чөнки аның «иҗат җене» миңа бик якын иде», - диде шагыйрь.
Язучы, шагыйрь, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев үзенең рухына туры килә торган композиторлар бетүе һәм җырларны хәзер аз иҗат итүе турында сөйләде.
«Луиза Батыр-Болгари, Резедә Әхиярова, Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллин, Рөстәм Яхин, Шамил Тимербулатов белән шактый җырлар иҗат иттек. Әмма ләкин миңа иң якыны – Рәшит Абдуллин булды. Без аның белән көн саен диярлек аралаша идек, мин аның нәрсә уйлаганын, нәрсә уйлаячагын белә идем. Аның белән без әниләр, мәхәббәт, бу дөньяда булган хәлләр, вазгыять турында яздык. Рәшитнең рухы миңа бик якын булды», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.
Разил Вәлиевны җыр дөньясына беренче тапкыр Илһам Шакиров алып кергән. «Әдәбият институтында укыганда иҗатыма юнәлеш бирүче кешеләрнең берсе атаклы шагыйрь Лев Ошанин иде. Җыр дөньясына шушы ике кеше алып кереп китте. Шуннан соң иҗат итүдән туктап булмады», - диде шагыйрь.
«Иң актив эшләгән композитор Рәшит Абдуллин булды. Чөнки аның «иҗат җене» миңа бик якын иде. Ул шулкадәр иҗатка бирелгән кеше: ризык, акча турында да уйламый, аның бөтен уенда иҗат кына иде. Ул минем янга гел бер фикер белән килә: «Разил, әйдә, шундый җыр языйк әле», – дип әйтә иде. Нәрсә турында дигәч: «Мин сиңа уйнап күрсәтәм, нәрсә турында икәнен уйларсың», – дип әйткәне хәтердә», - диде ул.
Разил Вәлиев Рәшит Абдуллин белән 1972 елда «Ялкын» журналында эшли башлаган вакытта танышкан булган.
«Рәшит Абдуллин минем янга килде, Матбугат йортында үзенең көен уйнап күрсәтте. Көе шактый кызыклы, ләкин катлаулы иде. «Синең ритмика һич кенә дә традицион шигырьгә охшамаган, ничек шигырь язармын икән мин», – дигән идем аңа... Утыра торгач, Рәшитнең музыкасын тыңлап, шигырь яздым. Шулай итеп, «Төсле җыр» дигән җырыбыз туды. Аны Ренат Ибраһимов, Рәшит җитәкләгән «Сәйяр» ансамбле, Рафаэль Сәхәбиев җырлады. Җырлаучылар күп булды», - дип искә алды ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз