news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: Вакыт машинасы булса, Һади Такташ белән янәшә утырып сөйләшер идем

Шагыйрь Түбән Каманың «Адымнар» полилингваль комплексында укучыларының кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

Разил Вәлиев: Вакыт машинасы булса, Һади Такташ белән янәшә утырып сөйләшер идем
Зилә Мөбәрәкшина

Түбән Каманың «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев мәктәп укучылары белән очрашты. Язучы укучыларның сорауларына җавап бирде.

«Синең шигырең укучыларга барып җитсә, шуннан да зуррак куаныч юк. Никадәр яхшы язсаң да, әгәр ул укучылар күңеленә барып җитми икән, ул зур куаныч түгел. Иң яраткан шагыйрем Һади Такташ булды. Вакыт машинасы булса, мин аның белән янәшә утырып, серләр белешәсем, гапләшәсем килер иде», - диде ул.

Язучы балалар белән мәктәпнең китапханәсендә очрашты. Мәктәп буйлап экскурсияне «Адымнар-Түбән Кама» полилингваль белем бирү комплексы директоры Айдар Галиәхмәтов үткәрде. Ул киләчәктә комплекста ЮНЕСКО музеен ясарга теләвен әйтте.

«Бу минем өчен бөтенләй яңа бер дөнья. Мин Түбән Камада 1нче мәктәптә иң беренче чыгарылыш укучысы. Мәктәпне мин 1965 елда тәмамладым. Миңа 1нче мәктәп бик якын, әмма бу яңа заман мәктәбе. Сез шушы мәктәптә лаеклы булып укысагыз иде, гүзәл мәктәпнең гүзәл укучылары булсагыз иде. Милләтебезнең элиталары булырга тырышыгыз», - диде Разил Вәлиев.

«Безнең хыял – татар шигъриятенә сезнең кебек яшьләрнең килүе», - дип өстәде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Разил Вәлиев беренче язган шигырен дә искә алды. «Мин аны төгәл хәтерләмим, истә калырлык шигырь булмагандыр. Дүртенче сыйныфта укыганда әнкәйнең туган көне белән котлап, язган идем», - диде ул.

«Күренекле драматург Туфан Миңнуллин татар язучысының төп темасы – милләт, туган телнең язмышы, дип әйтә иде. Яшь язучыларны шушы проблемалар борчысын иде. Сез монда беренче адымнар ясыйсыз. Адымнарыгыз нык, ышанычлы булсын. Мәктәпне укучылар, укытучылар, коллектив мәктәп итә. Сез нинди, мәктәп шундый була. Сез бу мәктәпнең данын арттырырга тиеш укучылар», - диде ул.

Укучылар язучының теләкләрен сорады. «Өметсез шайтан, диләр. Өметсез яшәп булмый. Иң зур теләгем – исән-сау булу», - диде Разил Вәлиев һәм кунаклар өчен каралган китапта теләкләрен язып калдырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100