Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Разил Вәлиев: Ренат Ибраһимов белән әниләр турында җыр язарга теләгән идек, өлгермәдек
Шагыйрь һәм язучы Разил Вәлиев «Татар-информ» агентлыгы белән кичә вафат булган җырчы Ренат Ибраһимовка бәйле истәлекләре белән уртаклашты. Безнең мөнәсәбәтләр бик якын иде, диде ул.
Аның сүзләренчә, ике арада дуслык моннан ярты гасыр элек – 1972 елда ук башланган. «Композитор Рәшит Абдуллин яшь башкаручы Ренат Ибраһимов өчен «Төсле җыр» көенә текст язуымны сорады. Ул безне таныштырды һәм шунда ук дуслашып киттек. Ренат һәр нәрсәгә үз карашы булган кызыклы әңгәмәдәш кенә түгел, ә миңа ул чагында җитешмәгән сыйфатка да (ул бөтен нәрсәдә гел яхшы әйбер генә табарга тырышты) ия кеше иде. Ул мине һәрвакыт гаҗәпләндерде һәм сокландырды», - дип сөйләде Вәлиев.
Моннан берничә атна элек Ренат Ибраһимов Разил Вәлиевкә яңа җырга текст язу үтенече белән мөрәҗәгать иткән. ««Разил, әниемне сагыну хисе елдан-ел арта гына бара. Әйдә, барлык әниләргә багышлап җыр языйк әле», - диде ул. Ул аны үзенең 75 яшьлек юбилеенда башкарырга теләде. Эш башланган иде инде, әмма өлгерми калдык», - дип өстәде Разил Вәлиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз