news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: Нәкый Исәнбәт үзен мәгърифәтче дип санады

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Нәкый Исәнбәтнең үз-үзен мәгърифәтче дип атаганын искә алды.

Разил Вәлиев: Нәкый Исәнбәт үзен мәгърифәтче дип санады
Разил Вәлиев
Абдул Фархан

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Нәкый Исәнбәтнең үз-үзен мәгърифәтче дип атаганын искә алды.

«Тукай клубында Нәкый Исәнбәт белән очрашу булды. Шунда аннан кемдер: «Нәкый ага, Сез киң кырлы, бик бай биографияле шәхес - язучы да, драматург та, галим дә, фольклорчы да. Үзегезне кем дип саныйсыз», - дип сорады. Ул бераз уйлап торды да, үзен мәгърифәтче дип санавын әйтте. Күреп торасыз, мәгърифәтче – ул нинди зур мәгънәгә ия сүз. Бертуган Бубилар менә бу дәрәҗәле исемгә бик тә лаек», - диде Разил Вәлиев мәгърифәтче Бубилар исемендәге VIII төбәкара укуларында.

Бертуган Бубиларның мирасын өйрәнүгә багышланган төбәкара конференция 5 апрельдә Әгерҗе районы Иж-Буби авылында узды. Бәйге рәвешендә оештырылган чарага Татарстанның 15 районы, Удмуртия Республикасы, Ульяновск өлкәсе укучылары һәм укытучыларыннан 200ләп эш килгән. Шуларның 100е Иж-Бубида үзләренең фәнни эзләнүләрен жюрига тәкъдим итте.

Мәгърифәтче Бубилар исемендәге VIII төбәкара укулары

Фото: © Абдул Фархан

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100