news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: Китапханәчеләр, укытучылар иң элек милләт язмышын кайгыртсын иде

«Һәр баланың күңелендә тел бар, аны ачарга гына кирәк. Әгәр без телне ачарга булышмыйбыз икән, ул баланы гаепләүдән ни мәгънә?» - диде шагыйрь.

Разил Вәлиев: Китапханәчеләр, укытучылар иң элек милләт язмышын кайгыртсын иде
Салават Камалетдинов

Язучы, шагыйрь, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев фикеренчә, китапханәчеләр, укытучылар, мәгърифәтчеләр иң элек милләт язмышын кайгыртырга тиеш.

«Китапханәчеләр, укытучылар минем өчен иң якын кешеләрнең берсе. Туфан ага Миңнуллинның әйтә торган сүзе бар иде: «Язучы өчен төп тема – милләт язмышы. Әгәр дә ул милләт язмышы турында кайгыртмый икән, ул чын язучы түгел», - дип әйтә иде. Милләтебез булмаса, безнең нәрсәгә кирәгебез бар? Әгәр дә кеше: «Ә мин милләтне саклау өчен нәрсә эшләдем?» - дип үз-үзенә сорауны бирсә, милләтебезнең язмышы яхшы якка үзгәрер иде», – диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, туган телгә сак карарга кирәк. «Үзебездән мөмкин булган кадәр өлеш кертергә тиешбез. Дөрес, бик күп нәрсә бездән генә тормый. Бездән торган нәрсәләр дә бар. Әлеге дә баягы – балаларны татар гореф-гадәтләренә, татарча сөйләшергә өйрәтү бездән тора», - дип билгеләп үтте ул.

«Укытучыларның хәлләрен бик яхшы аңлыйм: бер-ике сәгать дәрес укытып кына, балага тел, иман иңдереп булмый. Татарда «тел ачылу» дигән гыйбрәтле сүз бар. Бүтән бер халыкта да ишеткәнем юк. Димәк, һәр баланың күңелендә тел бар, аны ачарга гына кирәк, дип уйлый татар халкы. Әгәр без телне ачарга булышмыйбыз икән, ул баланы гаепләүдән ни мәгънә? Укытучы укучысының иң якын дустына әверелергә тиеш», - диде Разил Вәлиев.

Шагыйрь туган телне саклау өчен татар теле, әдәбияты укытучылары кирәклеген әйтте. «Безнең бүгенге көндә милли мәгариф системабыз бармы? Сез ул турыда барыгыз да бик яхшы беләсез. Балаларга татар теле, әдәбияты укытмыйбыз икән, гаиләдә сөйләшмибез икән, киләчәктә язучыларыбыз, шагыйрьләребез, мәгърифәтчеләребез кайдан килеп чыгар?» – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100