news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев исеме Ваһапов фондына яшь җырчыларны танытырга булыша

Разил Вәлиев исеме Ваһапов фондына яшь җырчыларны танытырга булыша
фото: Салават Камалетдинов

Халык шагыйре Разил Вәлиев исеме Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондына яшь җырчыларны танытырга булыша. Камал театры сәхнәсендә узган «Разил Вәлиев ядкаре» дип аталган концерт программасында танылган артистлар белән бергә яшь артистлар да – Ваһапов фестивале лауреатлары да Разил Вәлиев шигырьләренә язылган җырларны башкарды.

Тамашачыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән сәламләде. Үз чыгышында Разил Вәлиев белән бергә эшләгән елларны искә алды, аның үзен татар теленә өйрәтүен җылы сүзләр белән искә алды.

«Миңа бүгенге кичә каян килеп чыкты дип сорау бирәләр. Аның сәбәбе болайрак – Разил Вәлиев белән Ваһапов фестивале бик тыгыз бәйләнештә булды. Күп еллар дәвамында Разил Вәлиев Ваһапов фондының Кайгыртучылар советы рәисе иде. Ул Ваһапов фестивален үстерүгә зур көч куйды», – дип сөйләде сәхнәгә чыккан фонд рәисе Рифат Фәттахов.

«Разил Вәлиевне без көн саен диярлек сагынабыз. Аны югалтудан соң күңел һаман тынычланмый. Бу эчке бәргәләнүләрне тынычландырыр өчен без шундый фикергә килдек – Разил Вәлиевка багышлап «Разил Вәлиев ядкаре» дигән кичә оештырырга. Мин Алия Мидхәтовнаның фатихасын алып Фәрит Хәйруллович янына бардым һәм ул аны хуплап алды», – дип дәвам итте ул.

Рифат Фәттахов концертта нигездә Ваһапов фестивале лауреатлары чыгыш ясавын искәртте. «Бу кичә Разил Вәлиевка рәхмәт әйтүнең бер формасы», – дип белдерде ул.

Концерт программасы Разил Вәлиевның иң билгеле җырларыннан төзелгән иде. Аларны җырчылар Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Динар Шәрәфетдинов, Инсаф Ганибаев, Алмас Хөсәенов, Азат Абитов, Адилә Зиннәтуллина һәм башкалар башкарды.

Тамашачыга ике яңа җыр тәкъдим ителде. Берсе Разил Вәлиевкка багышлап Булат Ибраһим шигыренә язылган җыр – аны Руслан Сәйфетдинов башкарды. Концерт Разил Вәлиев шигыренә язылган соңгы җыр белән тәмамланды. Хәния Фәрхи үтенече буенча языла башлап, җырчы исән чагында язылып бетмәгән «Китәм» шигыренә көйне композитор Миләүшә Хәйруллина язган. Җырны Эльза Заяри башкарды.

Концертта Разил Вәлиев белән аралашып яшәгән күренекле шәхесләрнең истәлекләре видео аша яңгырады.

Концертның сценариен Рәмис Аймәт язган. Кичәне Динар Хөснетдинов белән Ришат Әхмәдуллин алып барды.

  • Концерт Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Камал театры ярдәме белән Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды тарафыннан оештырылды.
  • Концертны шулай ук, Иран Ислам Республикасының, Казахстанның, Кыргызстанның, Кытай халык Республикасының, Төрекмәнстанның, Төркиянең, Үзбәкстанның Казандагы генераль консуллары тамаша кылды.
  • Разил Вәлиевка багышланган кичәләр 23 апрельдә Чаллыда, 25 апрельдә Түбән Камада булачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100