news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Разил Вәлиев белән хушлашу мәрасиме «Татар-информ»ның ютуб каналында онлайн күрсәтелде

Разил Вәлиев белән хушлашу мәрасиме «Татар-информ»ның ютуб каналында онлайн күрсәтелде

Бүген, 21 октябрьдә, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевне соңгы юлга Камал театры залыннан һәм Мәрҗани мәчетеннән озаттылар. Разил Вәлиев Курган комплексында җирләнде.

Разил Вәлиевнең җәсәде Камал театры сәхнәсенә куелган иде һәм халык сәхнәгә менеп хушлашты. Хушлашу Мәрҗани мәчетендә дәвам итте – биредә җомга намазы һәм җеназа намазы укылды.

Хушлашу мәрасимен «Татар-информ» татарча ютуб каналында күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot