news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Разил Вәлиевның юбилеен Мәскәүдә билгеләп үтәчәкләр

Җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесен хөрмәтләү кичәсе Татар мәдәни үзәгендә булачак.

(Казан, 29 июль, "Татар-информ"). 16 августта Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәгендә җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевка  70 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узачак. Бу хакта бүген Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте җиткерде.

Иҗат кичәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, Татарстан Республикасының халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, "Алтын битлек" фестиваленең махсус жюри премиясе лауреаты Илһам Вәлиев һәм татар эстрадасының башка вәкилләре дә катнашачак.

Юбилей тантанасы Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәренә старт бирәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot