Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Разил Вәлиевның данлыклы җырына клип төшерелә
Әсәрне Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле башкарачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле «Бер алманы бишкә бүләек» җырына клип төшерә, дип хәбәр итте. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Г.Тукай исемендәге филармониянең матбугат хезмәте җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова.
Халык көенә татарның данлыклы шагыйре Разил Вәлиев иҗат иткән әсәрне җыр сәнгате яратучылар күптән инде үз итте.
«Яңа клипның сценарий авторлары – Айдар Фәйзрахманов һәм Рияз Исхаков, – диде Зимфира Гыйльметдинова. – Ә куючы режиссер – Рияз Исхаков. Куючы оператор – Эдуард Галиев. Клип Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә төшерелә. Видеоязмага татар филармониясе паркында ел да купшы итеп чәчәк атучы алмагач та кергән. Эпизодларда ансамбль артистларының балалары катнаша».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз