Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Разил Вәлиев: Журналист Тәүфикъ Әйди — халкыбызның күзен ачкан кеше
Халык шагыйре фикеренчә, татар милләте янып яши торган шәхес булган.
(Апас, 28 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев татар журналисты, язучы Тәүфикъ Әйдине мәгърифәтче дип атады һәм аның халкыбызның күзен ачкан кеше булуын әйтте.
«Мин аның белән еш аралаштым. Берничә минутка дип, яныма керә дә, сөйләшүебез берничә сәгатькә сузыла иде. Аннан аерылып булмый. Китапханәдә эшләгәндә ул миңа Татарстан китапханәсе генә түгел, бөтен татарларның китапханәсе булырга тиешлеген әйтә килде», — диде ул.
Татарстан Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова Татарстан Республикасы Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның сәламен җиткерде һәм Тәүфикъ Әйдине «Казан утлары» журналының илчесе булуын билгеләп үтте.
«Татар телен яратты, милләтебез өчен янып яши торган шәхес иде», — диде ул Апаста Тәүфик Әйдинең тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсендә.
«Тәүфикъ Әйди кебек кешеләрне барларга өйрәнсәк, шәхес итеп танырга өйрәнсәк, шул чакта гына халкыбыз бөек булачак. Әтинең мирасы — биш меңгә якын китап. Шуның яртысы — чит телләрдә язылган. Теләсәм дә, укый алмыйм. Татар, рус, инглиз телләрдә язылганнарын сөреп чыктым дисәң дә була», — диде Тәүфикъ Әйдинең улы Айнур Әйделдинов.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла язучының бакыйлыкка күчкәненә 20 ел үткәнен әйтте. «Тәүфикъ Әйди — легендар шәхес. Үзе исән чагында ук аның турында риваятьләр йөри иде. Татар әдәбиятын пропагандалады. Сер түгел, ул күзәтү астында булды. Шулай да, татар халкының милли жанрын күтәрде», — диде ул.
Әдәбият галимәсе Дания Заһидуллина Тәүфикъ Әйдинең җәмәгатьчелек эше бәяләнеп бетмәвен әйтте. «Татар дөньясы, аның проблемасы турында гаять күп мәгълүматлар туплап калдырды. Бүген безгә милләтне яңадан кузгату өчен Тәүфикъ Әйди кебек яңа буын галимнәр кирәк», — диде ул чыгышында.
Халык шагыйре Марсель Галиев Тәүфикъ Әйди белән Мәскәүдә әдәбият курсларында ике ел укыган. «Бүлмәсе чиста, китапларын пөхтә итеп җыеп куя торган иде. Ул зыялы кеше булды. Бу сыйфат аңа тумыштан килгән. Беркайчан кешегә кычкырмады, ачуланышмады. Әйтәсе килгән фикерен ирония белән дә җиткерә иде», — диде ул.
Бүген Апас районы төбәкчелек музеенда әдипкә багышланган күргәзмә ачылды, иҗатчы балаларга аның исемендәге премияләр тапшырылды. Соңыннан Мәдәният сараенда Тәүфикъ Әйдигә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
Тәүфыйкъ Әйди (Әйделдинов Тәүфыйкъ Рамазан улы) 1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсе Шатурин районында туа. Язучының бала һәм үсмер чагы Татарстанның Апас районы һәм Омск өлкәсенең Азов районында уза. Татарстанда ул 7 ел татар, Себердә исә казах телендә белем ала. Алабугада китапханәче һөнәрен алганнан соң, Апас районына эшкә кайта.
1967 елдан «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» (хәзер «Сабантуй») газетасында аның балалар өчен язган әсәрләре басыла башлый. Озак еллар буе Тәүфыйкъ Әйди «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли.
Китаплары: «Кайда да кадерле», «Иблискә ришвәт», «Елан угы», «Заман һәм шәхесләр», «Оҗмах утравы», «Йөртә безне язмышлар», «Аһ, туган каумем газиз», «Кардәшләр кочагында», «Ягымлы моңнар». Тәүфыйкъ Әйди 2001 елның 2 апрелендә вафат була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз