news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: “Законнарда халык ихтыяҗы чагылырга тиеш!”

Депутат парламент дәресе уздырды

 (Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Казан шәһәренең 12 нче кызлар гимназиясендә парламент дәресе үткәрде.

Иң элек укучыларга Татарстан парламентының тарихы һәм бүгенге көне турында сөйләүче “Законнар кайда туалар?” фильмы тәкъдим ителде. Аннан соң Разил Вәлиев татар халкының үткәненә, аның дәүләтчелегенә кагылышлы кызыклы мәгълүматлар бирде. Хәзерге парламент турында сөйләгәндә, бу чор өчен аеруча кирәкле законнарның язылу һәм кабул ителү тарихларына тукталды. Татарстан Республикасы Конституциясенең, республика халыклары телләренә, мәгарифкә һәм мәдәнияткә кагылышлы законнарның ничек язылуы, нинди шартларда кабул ителүе укучыларда аеруча кызыксыну уятты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

“Әмма тормышта язылмаган законнар да була. Сез укыган гимназиянең бу матур бинасын төзүгә үзенең бик күп көчен керткән Туфан ага Миңнуллинның парламентта судьялар билгеләгәндә бирә торган бер соравы бар иде. “Язылган законнар мөһимрәкме, әллә язылмаган законнармы?” – дип сорый иде ул алардан. Судьялар еш кына югалып калалар иде. Чынлап та, уйландыра торган сорау. Без парламент кабул иткән законнар буенча яшибез. Әмма бер генә законда да “бала әти-әнисен яратырга тиеш” дип язылмаган бит. Шуңа күрә гасырлар буена кешене кеше булырга өйрәткән әлеге язылмаган законнарны гаиләдә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә безнең күңелләребезгә кертергә, сеңдерергә тиешләр”, – диде депутат укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Үзе җитәкчелек иткән комитет эшчәнлегенә тукталып, Разил Вәлиев, халыкның рухи дөньясына кагылышлы сораулар барысы да безнең комитет аша уза, дип белдерде.

“Безнең комитетта Туфан Миңнуллин унбиш еллап эшләде. Хәзер аның булмавы үзен бик тә сиздерә. Туфан аганың иң олы максаты – халыклар арасында тигезлек булдыру иде. Татар телен чын мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсенә менгерү өчен күп хезмәт куйды. Телсез милләтнең киләчәге юк. Туган тел булмаса, - милли мәдәният тә, сәнгать тә, журналистика да, гомумән, бер нәрсә дә була алмый. Телсезне нинди генә икътисадый уңышлар да милләт итә алмый. Безнең парламент татар телен саклап калу, үстерү мәсьәләсендә күп эшләде, бу сорау хәзер дә көн тәртибеннән төшәргә тиеш түгел”, – диде Разил Вәлиев.

Ул 1990 елдан башлап Татарстанның яңа тарихы языла башлавын да ассызыклады. “Без үз законнарыбызны үзебез яза башладык. Республикада йөз җитмеш милләт вәкиле яши. Төп таләп – законнар анда яшәгән халыкларның ихтыяҗларын чагылдырырга тиеш”, – диде парламент вәкиле.

Фотосурәт http://tat.gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100