news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: Югары сәнгать юк, Салават җитәкчелегендәге үзешчәннәр хөкем сөрә

"Соңгы 15-20 елда татар сәнгате үзешчәнлеккә яшел юл ачты", - ди халык шагыйре.

Разил Вәлиев: Югары сәнгать юк, Салават җитәкчелегендәге үзешчәннәр хөкем сөрә
Михаил Захаров

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев фикеренчә, югары сәнгать юк, Салават җитәкчелегендәге үзешчәннәр хөкем сөрә. Бу хакта ул“Шаляпин Палас” отелендә үткән матбугат очрашуында хәбәр итте.

“Бездә үзешчәннәр катнашындагы фестивальләр бик күп. Дөресен әйткәндә, бүгенге көндә эстрададагы 90 процент җыр үзешчән авторлардан һәм үзешчән җырчылардан тора. Соңгы 15-20 елда татар сәнгате үзешчәнлеккә яшел юл ачты, бездә Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге үзешчәннәр хөкем сөрә. Минем бернинди дә дәгъвам юк, алар бик тә кирәк”, - диде Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев үзешчәннәр нигезендә югары сәнгать барлыкка килүен әйтте. “Әмма беренче планда алдан флагман булып профессиональ сәнгать барырга тиеш. Билгеле, икесен дә бергә алып бару зарур", - диде.

Журналист Рөстәм Исхакый "Бәлки профессиональ сәнгатьтә лидер юктыр?" - дип сорагач, Разил Вәлиев: "Бәлки юктыр", - дип җавап бирде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100